erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Шәрәпов: «Кайчакта хатын белән Шәрәпҗан әйткәләшә»

Аның сызылып киткән кара мыегы, ак майкасы, кызыл эчле гәлүшләре инде күпләргә таныш.  Һәр мәхәббәт корты үзенең «красопетка»сына багышлый ала торган җырын да күпләр беләдер. Шәрәпҗан – Рамил Шәрәпов белән җәһәт кенә әңгәмә кордык. ("Ватаным Татарстан", Лилия Гыймазова)

– Ни хәл?

– Бик яхшы, Аллага шөкер. Сабантуйларны гөрләттек. Быелгы бәйрәмнәр минем өчен үзенчәлекле булды – Сабантуйларны Шәрәпҗан белән «бергә» алып бардык. Яртысын – ул, калганын – Рамил Шәрәпов.

– Арча районындагы бер авылга барып, бушка Сабан туе да уздырдыгыз.

– Әйе. Көтмәгәндә-уйламаганда, бер артист та килмәгән авылга барып, сюрприз ясарга кирәк дигән идея килде башыма. Айван авылына барып, халыкның гына түгел, үземнең дә күңелне күрдем. Аларның сөенгәннәрен күреп, үзем икеләтә сөендем. Бик чакырганнар иде инде. Барлык авыллар да бәйрәмгә артист чакырыр өчен иганәче табып бетерә алмый бит, күпләр үз көчләре белән уздыра Сабантуйларны. Киләчәктә шушы эшне дәвам итәргә, һич югында елга бер мәртәбә шундый бәйрәм оештырырга телим. Заманасы болганчык, иртәгә нәрсә буласын белгән юк. Бөтен әйбер акчага терәлмәгән бит.

– Күптән түгел Шәрәпҗан да җырлый башлады. «Красопетка»ның язылу тарихын сөйләгез әле.

– Шәрәпҗанны җырлату күптәнге хыялым иде. Әйтик, урыс эстрадасындагы Михаил Галустян, Александр Ревваның образларына туры килердәй җырлары бар. Без дә яздырырга булдык. Җыр февральдә үк әзер иде, ил-көндә хәлләр тыныч булмагач, бераз көттек.

– Клибы да шактый үзенчәлекле. Сценарийны үзегез яздыгызмы?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Анысын курсташым, дустым Алмаз Гыйльметдинов белән яздык. Бер көндә генә, берничә айлар буе күңелебездә йөрттек, уйлаштык. Үзгә стиле дә булсын, халыкчан да булсын дип тырыштык. Әйбәт килеп чыкты дип уйлыйм. Командабыз зур иде, профессионаллар белән һәр образны уйлап эшләдек. Сүз уңаеннан, Шәрәпҗан өстендәге кып-кызыл костюмны киеп өйләнгән идем мин. Ул вакытта зуррак иде, хәзер кечерәйгән. Әллә Шәрәпҗанның җилкәсе киңрәк булып чыкты шунда…

– Халык кабул иттеме «Красопетка»ны?

– Төрле фикерләр булды. Һәрвакыттагыча инде – кемгәдер ошый, кемдер яратмый. Барысына да ошасын әле, дип эшләсәң дә, аны яратмаган ике кеше булса да табылачак. Үзем исә клипны да, җырны да уңышлы дип саныйм. Шәрәпҗанның юморы күбрәк абый-апаларга якын булса, җырны яшьләр яратыр, миңа калса.

– Тавышны шулай озак үзгәртеп тору кыендыр ул…

– Элек тавыш тизрәк арый, авыррак иде. Хәзер ияләштем. Тавышны җәһәт кенә үзгәртү дә кыен димәс идем. Кайвакыт өйдә дә, хатын белән әйткәләшә башласак, Шәрәпҗан булып сөйләшәм. Ничектер йомшаграк, кызыграк килеп чыга.

Дәвамы һәм тулы варианты: https://vatantat.ru/2022/06/85504/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X