erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раушания Юкачева белән хушлаштылар

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фойесында Татарстанның халык артисты, милли сәнгатебезнең йөзек кашы, затлы ханым Раушания Юкачева белән хушлаштылар. ("Интертат", Зилә Мөбәрәкшина)

Җәйнең кыл уртасы. Кеше ял итә торган вакыт: кем бакчада, кем чит илдә ял итә. Раушания апа да ял итәм, дәваланам дип, «Ижминводы» шифаханәсенә барган булган. Ял итәргә барган җирдә даими борчып килгән хроник авыруының өянәге кузгалган…

Театрда хушлашу мәрасименә яраткан артистыбыз белән коллегалары, якыннары-дуслары, аны белгән тамашачы килгән иде. Өлкәнәеп, картаеп китеп баручыларга ияләшкән кебек идек, ләкин җир җимертеп, менә дигән итеп спектакльләрдә уйнап йөргән Раушания апаны шулай кинәт кенә озатырбыз дип кем уйлаган?

Мәрасимнең азагында гына Раушания Юкачеваның кияве Илшат Хаметов белән кызы Света Хаметова сүз әйттеләр. Бер дә җиңел булмагандыр шул, шуңа күрә дә аларның сүзләрен беренче язсак, урынлы булыр.

– Безнең өчен зур югалту, - дип башлады беренче булып кияве Илшат. – 25 ел элек мин Юкачевлар гаиләсенә килдем. Ул бик талантлы кеше иде. Биш ел элек бер әнине югалттык, хәзер – икенчесен. Әни, без сине бик яратабыз! – дип, Илшат хис-кичерешләрен контрольдә тота алмыйча, елап та җибәрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүзне Раушания Юкачеваның кызы Света Хаметова дәвам итте:

– Әни бик көчле кеше иде, ул барлык туганнарыбыз өчен дә терәк булды. Ул теләсә кайсы ситуациядә миңа ярдәм итә иде. Әни янәшәдә булганда үземне ышанычлы итеп хис иттем, чөнки ул янымда! Ә хәзер ул юк. Хәзер мин көчле булачакмын. Урының җәннәттә булсын, әни, - диде кызы.

«Авыртуны бастырып, шифаханәгә китте. Путевкам әрәм була бит, диде»

Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина Раушания Юкачеваны 7нче хастаханәгә кадәр озатып барган булган:

– «Зәңгәр шәл» спектаклендә Раушания Мәрфуга абыстайны уйнарга тиеш иде, уйный алмады.

Дәвамыннан моннан укыгыз: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X