Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Раушания Юкачеваны туган ягында - Питрәч районы Күн авылында җирлиләр

    Раушания Юкачева беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган.

    «Идель» журналының баш мөхәррире, сценарист, журналист Айсылу Хафизова әйтүенчә, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева  туган ягы – Питрәч районы Күн авылы зиратында Айдар Хафиз кабере янында җирләнәчәк.

    «Әтием Айдар Хафиз ике ел элек арабыздан китте. Вакыты-вакыты белән аны искә алабыз, ул күрше бүлмәдә йөргән кебек. Раушания апаны да шулай озатырбыз, Аллаһ боерса. Аны әтием янында – туган авылы Питрәч районы Күн авылы зиратында җирләргә ниятлибез. Раушания апа безнең гаилә белән, Айдар абыйсы белән һәрчак бергә булды. Хәзер зиратта да аның янында ятачак. Урыны оҗмахта булсын», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

    Айсылу Хафизова Раушания Юкачеваны җаваплы, тәвәккәл кеше буларак искә алды.

    Реклама

    «Раушания апа минем икетуган апам. Ул безнең өйдә яшәп алган иде. Ул әтием Айдар Хафизовның олы абыйсы Хөснетдин абыйның кызы. Раушания апа спорт белән шөгыльләнде, чаңгыда шуды, тәне, җаны белән янып тора иде. Аннан шулкадәр энергия ташып торды. Раушания апа барлык нәрсәне белергә омтылды, игътибар үзәгендә булырга яратты», - диде ул.

    Аның сөйләвенчә, Раушания Юкачева беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган. «Соңгы елларда куркыныч авырулары булуына карамастан, ул бик яхшы кыяфәттә булды, чәчәк кебек балкып торды. Беркайчан да кулын төшермәде. Балаларына булышты, Аллаһка шөкер, оныклары исән-сау. Ул, әти кебек, гомеренең алтын чорында китеп барды», - диде Айсылу Хафизова.

    • Камал театрының танылган актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева бүген вафат булды. Аңа 63 яшь иде.

    Чыганак: /news/rausaniya-yukaceva-tugan-avyly-pitrac-raiony-kun-avylynda-irlanacak-5857473

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: