erid:2VtzquqpS7d
Россиядә пенсиянең уртача күләме 14 процентка арткан
Яңалыклар

Россиядә пенсиянең уртача күләме 14 процентка арткан

Узган ел түләүләрнең уртача үсеш темплары инфляциядән арткан һәм 11,94 процент тәшкил иткән.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә картлык буенча бирелә торган иминият пенсиясенең уртача күләме 14 процентка - 20,6 мең сумга кадәр арткан, дип хәбәр итә РБК басмасы Россия Социаль фондына сылтама белән.

Китерелгән мәгълүматларга караганда, узган ел түләүләрнең уртача үсеш темплары инфляциядән артып киткән һәм 11,94 процент тәшкил иткән. Социаль пенсияләр 18,9 процентка арткан һәм12,1 мең сум тәшкил иткән.

Шулай ук Россия Социаль фондында исәптә торучы пенсионерлар саны гыйнварда 41,78 миллион кеше тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 0,6 процентка кимрәк.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyad-pensiyane-urtacha-klme-14protsentka-artkan


Нет комментариев