erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Авылда хезмәт хакы бөтен нормаларга туры килергә тиеш

ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Ул видеоконференция режимында республиканың барлык районнары катнашында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты пресс-хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын авылдагы уртача хезмәт хакына юнәлтте. Аерым алганда, кайбер авыл оешмаларында хезмәт хакы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән ким.

“Авылда уртача хезмәт хакы законда каралган барлык нормаларга туры килергә тиеш”, – дип белдерде Президент. Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында хезмәт хакының хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән ким булмаска тиеш дип әйтүен искәртте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу сорау җитди игътибар таләп итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул район башлыкларын бу мәсьәләне контрольгә алырга чакырды.

Моннан тыш, киңәшмәдә ТР Төзелеш министры Фәрит Хәнифов Татарстанда торак төзү буенча хисап тотты. 14 февральгә республикада 387,2 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. ТР Президеднты кушуы буенча авылда эшләүче белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X