erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Саклык банкы мошенниклыкның яңа төрләре барлыкка килү турында кисәтә

Саклык банкы банк өлкәсендә Россия Президенты Владимир Путинның 21 февральгә билгеләнгән Федераль Җыенга юлламасы белән бәйле мошенниклыкның яңа сценарийлары барлыкка килүен теркәгән.

Бу хакта РИА Новости кредит оешмасы идарәсе рәисенең урынбасары Станислав Кузнецовның сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Кузнецов сүзләренчә, мошенниклар яңа мәгълүматка бик тиз җайлаша, ә сценарийлар үзләре дөрескә охшаган һәм төрле. Алар эшкә алу, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү һәм башкалар турында сөйли.

«Яңа сценарийлар бик тиз барлыкка килә. 21 февральдә Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасы планлаштырыла, бу вакыйга белән бәйле яңа сценарийлар барлыкка килүен терки башладык», - диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/saklyk-banky-mosenniklyknyn-yana-torlare-barlykka-kilu-turynda-kisata-5867130

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев