erid:2VtzquqpS7d
Синоптиклар Татарстанда боз яву, яшен һәм көчле яңгыр көтелүе турында кисәтте
Яңалыклар

Синоптиклар Татарстанда боз яву, яшен һәм көчле яңгыр көтелүе турында кисәтте

Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә.

Бүген көндез һәм кичен республикада яшен һәм тизлеге 17-22 м/с булган көчле җил исүе, урыны белән боз явуы ихтимал. Көннең икенче яртысында урыны белән көчле яңгырлар булырга мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә һәм иртән Татарстанда томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: http://sinoptiklar-tatarstanda-boz-yavu-yasen-ham-kocle-yangyr-kotelue-turynda-kisatte-5857470

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев