Урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин
Җомга көнне, 12 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Җил фаразлана, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитә ала.
Төнлә термометр баганалары 5-10 градус күрсәтәчәк. Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак.
Чынанак: Татар-информ
Нет комментариев