Татар мәдәнияте зур югалту кичерә: Нафисә Сабирҗанова вафат
Аңа 61 яшь иде
Татар әдәбияты һәм мәдәнияте авыр югалту кичерде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, режиссер һәм сценарист Нафисә Мөхәммәтгали кызы Сабирҗанова 62 нче яшендә арабыздан китте. Бу хакта Әлмәт шәһәре матбугат хезмәтенә сылтама белән "Кпзанские вкдомости" хәбәр итә.
Нафисә Сабирҗанова озак еллар дәвамында татар телен, милли мәдәниятне һәм халык гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә хезмәт итте. Ул киң тамашачыга «Җомга» телевизион тапшыруының авторы буларак та яхшы таныш иде.
Аның шигырьләре танылган татар композиторлары тарафыннан көйгә салынып, татар эстрадасының күп кенә күренекле башкаручылары репертуарына керде. Иҗаты аша ул милли рухны, туган телгә мәхәббәтне һәм рухи кыйммәтләрне киләсе буыннарга җиткерергә омтылды.
Хезмәттәшләре һәм республика җәмәгатьчелеге Нафисә Сабирҗанованы киң күңелле, иҗатка тугрылыклы шәхес, яшьләргә юл күрсәтүче остаз һәм татар мәдәни мирасының тугры сакчысы буларак искә ала.
Нафисә Мөхәммәтгали кызы белән хушлашу урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев