erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Диния нәзарәте фидия сәдакасы бирү дөрес булмаган очракны аңлатты

Татарстан Диния нәзарәте сайтында кемнәргә фидия бирү дөрес түгел икәнен аңлаттылар.

Билгеле булганча, фидия ул – мохтаҗларга (фәкыйрьләргә) юнәлтелгән ярдәм, шуңа күрә аны башка кешеләргә бирү һәм нинди дә булса башка максатларда тоту рөхсәт ителми. Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип нисабы яки шуңа тиң мал-мөлкәте булмаган кеше санала. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фидияне иреңә (хатыныңа), өскә табан туганнарга (усул), аска табан туганнарга (фуру‘) түләргә ярамый, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге аңлатмада әйтелгәнчә, өскә табан туганнар дип фидияне бирүченең әти-әниләре, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабаларының әти-әниләре санала. Ә аска табан туганнар дип фидияне бирүченең балалары, шулай ук балаларының балалары, оныкларының балалары санала, диелә әлеге хәбәрдә.

Диния нәзарәте билгеләнчә, быел фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча). Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының күләме, арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч, диелә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X