Финал сынаулары 7-12 сентябрьдә Салехардның Урал буе районындагы «Ямал-парк» шәһәр яны комплексы базасында узды
«Ак Барс» командасы "Путь ВОИНа" II Бөтенроссия хәрби-тактик ярышларында көмеш призер булды. Беренчелеккә Ямал-Ненец автономияле округында нәтиҗә ясалды, финал сынаулары 7-12 сентябрьдә Салехардның Урал буе районындагы «Ямал-парк» шәһәр яны комплексы базасында узды.
Татарстан командасы мактаулы икенче урынны алды. Ярышларда «Сталинград – ВОИН» командасы җиңү яулады, өченче урынны Чувашия Республикасыннан "Улып" командасы алды. Ярышларда Россиянең 18 төбәгеннән «ВОИН» үзәге курсантлары катнашты.
11 һәм 12 сентябрьдә лазертаг-җиһазлар белән призлы урыннар өчен көрәш узды. Ярымфинал һәм финал сугышлары кысаларында дошманның диверсион-разведка группасын табарга һәм юк итәргә кирәк иде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга тутырылган тактик рюкзаклар, кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Татар-информ
Нет комментариев