erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан мөфтие якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады

Бүген, кояш баеганнан соң, Корбан бәйрәме җитә.

Иртәгә, 27 майда, мөселманнар Корбан бәйрәмен бәйрәм итә. Шул уңайдан ТР Диния Нәзарәте сайтында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм котлавы чыкты.

“Газиз милләттәшләрем!

Сезне ихластан якынлашып килүче шушы бөек гает белән тәбрик итәм!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк гает көннәрендә Сезгә ихластан шуны телим: Аллаһы Тəгалə сезнең һәм безнең корбаннарны һәм гыйбадәтләр кабул итеп, безгә савапларын арттырсын һәм Үзенең ризалыгына ирештерсен! Гаиләләрдә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!”, – диелә бәйрәм котлавында.

 


Нет комментариев