Татарстанның урман хуҗалыкларына 37 берәмлек махсус техника һәм җиһаз тапшырылды. Яңа машиналар урманнарны саклау, күзәтү һәм торгызу эшләрен нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итәчәк.
Тантаналы чара Саба районында узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Яңа техника урманчыларның һөнәри бәйрәме алдыннан тапшырылды.
Техник парк «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм Татарстанда урман хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы ярдәмендә яңартылган.
Урман хуҗалыкларының автопаркына «КАМАЗ» базасындагы сортимент ташучы машиналар, «УАЗ» базасындагы урман патруле комплекслары һәм «Беларус» универсаль тракторлары керде. Яңа техника белгечләргә урманнарны патрульләү, янгыннарны һәм башка куркынычларны вакытында ачыклау, шулай ук урманнарны яңадан торгызу эшләрен оештыруда зур мөмкинлекләр бирәчәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев