Бүген республикада алмашынучан болытлы һава булачак
Дүшәмбе көнне, 14 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көнбатыштан, 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с ка кадәр җиткән. Төнлә һава температурасы +4...9 градус, көндез - +16...21 градус көтелә. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев