16 сентябрьдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә. Кайбер районнарда яңгыр көчле булырга, боз яварга мөмкин.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, чәршәмбе көнне республикада һава торышы тотрыксыз булачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшүе ихтимал.
Иртән һәм көндез кайбер урыннарда яшенле яңгыр узачак. Яшен вакытында боз яву мөмкинлеге дә бар. Төньяк-көнчыгыштан искән җил көн дәвамында төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк, аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Аерым урыннарда иртән һәм көндез җилнең тизлеге 15–20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +9...+14 градус булачак. Казанда исә +12...+14 градус чикләрендә көтелә. Көндез республикада һава +13...+18 градуска кадәр җылыначак. Татарстанның көнчыгыш районнарында температура +23 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Казанда көндез +15...+17 градус фаразлана.
Нет комментариев