Татарстан авыл җирлекләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә эшләргә теләгән медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен өстәмә финанслау алачак. Республика 18 төбәк арасында бүленәчәк 303 млн сумнан артык акчадан үз өлешен алачак.
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 14 сентябрьдә вице-премьерлар белән узган киңәшмәдә әлеге чараның максаты турында сөйләде. Аның сүзләренчә, өстәмә финанслау нәтиҗәсендә авыл җирләрендәге һәм ерак торак пунктлардагы медицина оешмаларына якынча 500 белгеч җәлеп итәргә мөмкин булачак.
Ярдәм табибларга гына түгел, ә фельдшерларга, шәфкать туташларына һәм акушерларга да кагыла. Бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Белгечнең белеме һәм эш урыны урнашкан территориягә карап, түләү күләме 500 мең сумнан 2 млн сумга кадәр җитә.
Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый чаралар авыл халкына медицина ярдәменең сыйфатын һәм аңа ирешү мөмкинлеген арттырырга тиеш. «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары Президент инициативасы белән 2030 елга кадәр озайтылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев