erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда балалар антисептик эчеп агуланганнар
Яңалыклар

Татарстанда балалар антисептик эчеп агуланганнар

Алтысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Бүген алар үзләрен яхшырак хис итә

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га кичә Питрәч районы үзәк хастаханәсенә агулану билгеләре булган алты бала китерелгәнен хәбәр иткән.

Аларның барысының да антисептик эчүләре ачыкланган. Беренче мәгълүматларга караганда, бу лагерьларның берсендә булган. 10 яшьтән 13 яшькә кадәр булган балалар зыян күргән. Алтысына да тиешле ярдәм күрсәтелгән. Бүген алар үзләрен яхшырак хис итә.

Якын арада аларны хастаханәдән чыгарырга планлаштыралар, балалар сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип хәбәр итте агентлык чыганагы. Руслан Галиев балалар антисептик белән агуланганнан соң тикшерү башланганлыгын да хәбәр итте.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-balalar-antiseptik-echep-isergnnr-m-agulangannar

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев