erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда бер атнада ОРВИ һәм грипп белән авыруның 9,8 меңгә якын очрагы теркәлгән

7–13 сентябрь көннәрендә Татарстанда кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыруның 9 827 очрагы ачыкланган. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, хәзерге күрсәткеч сезон өчен гадәти дәрәҗәдә кала.

 

Ведомство хәбәр иткәнчә, авыручылар саны эпидемик бусагадан 14,9 процентка, ә узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 20,2 процентка түбән. Республикада хәзерге вакытта грипп булмаган вируслар өстенлек итә.

Гриппка каршы вакцинация кампаниясе дәвам итә. Татарстанга сезонда киң таралуы көтелгән вирусларга каршы якынча 343 мең доза вакцина китерелгән. Белгечләр аеруча балаларга, өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә прививка ясатырга киңәш итә.

Роспотребнадзор вакцинацияне сентябрь–октябрь айларында уздыруны тәкъдим итә. Прививкадан соң иммунитет, гадәттә, 2–3 атна эчендә формалаша, шуңа күрә бу чорны салкыннар башланганчы саклану өчен уңай вакыт дип саныйлар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев