erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда битлек кию режимы кайчан бетереләчәк?
Яңалыклар

Татарстанда битлек кию режимы кайчан бетереләчәк?

Мәгълүм булганча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе битлек кию режимын бетерде. Татарстан да алардан үрнәк алачакмы? ("Ватаным Татарстан")

 Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әлегә юк, ди.

– Коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, республика битлек киюдән баш тарту турында уйламый. Федераль нормалар бар. Алар үзгәрү белән, бу сорауга әйләнеп кайтачакбыз. Шулай ук кафе-рестораннарның төнге сәгатьләрдә эшләвен дә рөхсәт итә алмыйбыз, – дип аңлатты ул.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев