Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атадылар

    Татарстанда нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате, финанс һәм it-тармакта иң югары хезмәт хакы түләнә. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде ("Ватаным Татарстан").

     

    «Югары квалификацияле белгечләр һәрвакыт зур акчалар эшли, әмма тагын да югарырак хезмәт хакы түләнә торган тармаклар да бар. Бу – нефть чыгару, файдалы казылмалар табу тармагы, эшкәртү сәнәгате, финанс һәм it-сектор. Кызганыч ки, урман хуҗалыгы түбән хезмәт хакы түләнә торган тармакка карый. Авыл хуҗалыгы тармагы озак вакыт республика буенча уртача күрсәткечләрдән калышты, әмма соңгы өч елда бу өлкәдә уңай динамика күзәтелә», — диде министр.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: