erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда яшенле һәм 32 градуска кадәр эссе һава торышы көтелә

Көндез температура 27-32 градуска кадәр күтәреләчәк

Татарстанда якындагы көннәрдә һава үзгәреп торыр дип көтелә: яңгырлардан һәм яшеннән соң республикада атна башында күбесенчә коры һава торышы урнашачак, ә атна ахырына янә явым-төшем булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, һава температурасы +23-32 градус булачак.

4 августта көндез явым-төшем атмосфера басымы арткан саен туктаячак. Һава 23-28 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 5 август һәм пәнҗешәмбе, 6 августта, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысына дучар булачак. Бу көннәрдә явым-төшем булуы бик шикле. Төнлә температура 10-16 градус булачак, ә пәнҗешәмбе көнне республиканың көнбатышында һава 18 градуска кадәр җылыначак. Көндез 23-29 градус булыр дип көтелә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 7 һәм 8 августта һава торышы атмосфера фронты якын булу сәбәпле кабат тотрыксыз булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак. Көндез температура 27-32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев