Татарстанда июль ахыры гадәттәгедән җылырак булачак
Татарстанда июльнең өченче декадасында һава температурасы климатик нормадан уртача 4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, ай ахыры җылы һава торышы белән узачак.
Татарстанда 21–30 июль көннәрендә уртача һава температурасы күпьеллык климатик күрсәткечләрдән сизелерлек югары булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Белгечләр мәгълүматлары буенча, республиканың күпчелек территориясендә әлеге чор өчен климатик норма +20,3 градус тәшкил итә. Әмма быел өченче декадада уртача температураның +24,3 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Казанда исә климатик норма +20,9 градус булса, уртача температура +24,9 градус дәрәҗәсендә фаразлана.
Шулай итеп, июльнең соңгы ункөнлеге күпьеллык климатик күрсәткечләрдән уртача 4 градуска җылырак булачак.
Шул ук вакытта синоптиклар искәрткәнчә, июльнең икенче декадасы республикада чагыштырмача салкынчарак һава торышы белән узды. Моңа кадәр белгечләр июль аеның тулаем алганда климатик нормадан якынча ярты градуска җылырак булачагын фаразлаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев