erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда киләсе атнада җылы һава торышы сакланачак

Синоптиклар көндез +15...+23 градуска кадәр җылылык фаразлый.

«Метео» фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ”га белдергәнчә, киләсе атнада республикага җылы һава көньяк-көнбатыш һәм көньяк юнәлешләрдән керүен дәвам итәчәк. Бу чорда көчле циклоннар көтелми.

Шуңа күрә Татарстанда явым-төшемсез көннәр белән беррәттән, кыска вакытлы яңгырлар да булырга мөмкин. Әмма аларның көчле һәм озакка сузылуы көтелми. Синоптик якын көннәрдә һава температурасы нигездә +15...+19 градус тирәсендә булачагын билгеләп үтә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 18 сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы урнаша, явым-төшемнәр сизелерлек булмый. Төнлә +2...+7 градус, көндез аерым районнарда +17...+22 градус җылылык көтелә.

Синоптиклар сентябрьнең икенче яртысында температураның климатик нормадан 1–1,5 градуска югарырак булырга мөмкинлеген фаразлый.
Синоптиклар сентябрьнең икенче яртысында температураның климатик нормадан 1–1,5 градуска югарырак булырга мөмкинлеген фаразлый.

19 сентябрьдә дә һава торышы шундый ук характерда булачак. Төнлә термометрлар +3...+8 градус күрсәтсә, көндез һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар сентябрьнең икенче яртысында температураның климатик нормадан 1–1,5 градуска югарырак булырга мөмкинлеген фаразлый. Ә октябрьдә җылы көннәрнең тагын бер дулкыны — «әбиләр чуагы» кабатлану ихтималы да юк түгел.


Нет комментариев