erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда март аенда явым-төшем күп булачак
Яңалыклар

Татарстанда март аенда явым-төшем күп булачак

Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Март аенда Татарстанда һава температурасы климатик норма кысаларына кайтачак, әмма явым-төшем элеккечә югары дәрәҗәдә кала.

«Айлык уртача температура климатик норма кысаларында көтелә. Казан буенча -5,1 градус булса, Татарстан буенча — 5,7 градус нульдән түбән», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең айлык фаразларында.

Казанда март аенда явым-төшем буенча норма 27 мм тәшкил итә, ә гомумән республика — 23 мм. Ул кабат нормадан артачак, дип ачыклык кертә синоптиклар.

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/01-03-2022/tatarstanda-mart-aenda-yavym-t-shem-k-p-bulachak-5850440

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев