erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар музей һәм театрларга бушлай йөри алачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай керү мөмкинлеге бирелергә мөмкин. Тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

 

Яңа ташлама дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга, шулай ук дәүләт театрлары, филармония һәм циркның репертуар чараларына кагылырга мөмкин. Музейларда даими экспозицияләр һәм вакытлы күргәзмәләрне эш сәгатьләрендә бушлай карау мөмкинлеге каралган.

Мәдәният кешене рухи яктан яңа баскычка күтәрә

Театр, филармония һәм цирктагы һәр чарада бушлай урыннар өчен квота залдагы урыннарның кимендә 10 процентын тәшкил итәргә мөмкин.

Ташлама түбәндәге чараларга кагылмаячак:

  • экскурсия хезмәтләренә;

  • түләүле лекцияләр һәм мастер-классларга;

  • гастроль чараларына;

  • башка оешмалар тарафыннан килешү нигезендә үткәрелә торган вакыйгаларга.

Бушлай билет алу өчен катнашучы паспортын һәм тиешле категорияне раслаучы документын күрсәтергә тиеш булачак. Дәүләт хезмәтләре порталындагы QR-кодтан файдалану мөмкинлеге дә каралган. Гаилә әгъзаларына туганлыкны раслаучы документ кирәк булачак.

Бушлай керү мөмкинлеге бирәчәк мәдәният оешмалары исемлеген киләчәктә Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштыру планлаштырыла.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев