erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда соңгы 40 елда иң эссе июнь күзәтелә

Уртача тәүлеклек температура нормадан якынча 8-9 градуска югары

Татарстанда соңгы 40 елда 2021 елның июне иң эссе ай булды. Бу хакта КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренә сылтама белән югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көндез һава торышы якынча 34 градуска кадәр күтәрелә. Уртача тәүлеклек температура нормадан якынча 8-9 градуска югары. Хәзер бездә корылык. Бу айда бары тик 20 мм гына явым-төшем яуды, ә ул 63 мм булырга тиеш», — дип аңлатты метеоролог. 1981 елның июнендә дә бу кадәр үк эссе булмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Галим сүзләренчә, мондый һава шартлары Россиянең Европа өлеше территориясендәге антициклон белән бәйле, диде Переведенцев.

 https://tatar-inform.tatar/news/ecology/27-06-2021/tatarstanda-so-gy-40-elda-i-esse-iyun-k-z-tel-5828262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X