erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда СВО ветераннары дәүләт һәм муниципаль хезмәткә әзерләнә

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар өчен һөнәри үсеш программасы дәвам итә. Аның кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләргә теләүчеләр республика хакимият органнарының эшчәнлеге белән таныша, практик белем һәм тәҗрибә туплый.

 

Программаның йомгаклау чараларының берсе — «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлеге белән танышу» стажировкасы. Катнашучылар төрле ведомстволарда уздырылган күчмә дәресләрдә хезмәт юнәлешләре белән якыннан таныша. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында алар ведомство тарихын өйрәнгән һәм аның төп эшчәнлек юнәлешләре турында мәгълүмат алган.

Ветераннарга ярдәм күрсәтү республикада «Батырлар. Герои Татарстана» программасы аша да гамәлгә ашырыла. Программада катнашкан 45 кешенең яртысыннан артыгы инде эшкә урнашкан. Аларның бер өлеше җирле үзидарә органнарында, шулай ук республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт куя.

«Программа кысаларында белем һәм яңа мөмкинлекләр алдык. Аларны ил һәм республика файдасына кулланырга әзербез», — дип билгеләп үтте чарада катнашучылар.

Проект ветераннарга дәүләт хезмәте белән генә чикләнмичә, республика тормышында катнашучы төрле оешмаларда үз һөнәри юлын дәвам итү мөмкинлеге бирә.Чыганак: Татар-информ 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев