erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тагын биш трассада «тоталь контроль» камералары куялар

Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы яңа камералар эшли башлаячак юллар исемлеген әйтте.

6 декабрьгә кадәр Татарстанның тагын биш төбәк юлында «тоталь контроль» камералары эшли башлаячак. ТР баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бу Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Шәле – Саескан Тавы һәм Чаллы – Зәй – Әлмәт юллары. Әлеге җайланма аларны буеннан буена контрольдә тотачак», - диде Ленар Габдрахманов.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, «тоталь контроль»дә камералары датчик узган вакытта уртача һәм моменталь тизлекне үлчи. Ягъни датчик үзе дә тизлекне үлчи, датчиклар арасындагы уртача тизлек тә теркәлә. Өстәвенә, система җиңел транспортны йөк автомобильләреннән аерырга мөмкинлек бирә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/11/196737/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X