erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда төзелеш материалларын җитештерүчеләр бәяне төшерергә мәҗбүр булачак

Төзелеш материалларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, кинәт кыйммәтләнгән продукциягә ихтыяҗ булмау сәбәпле, бәяне төшерергә мәҗбүр булачак. Мондый фикерне бүген «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров белдерде.

 

Насыйров сүзләренчә, Россиягә карата санкцияләр кертү һәм аннан соңгы инфляция төзелеш материаллары җитештерүчеләрне һәм тәэмин итүчеләрнең бәяләрне арттыруга китерде. Министр урынбасары фикеренчә, бездә чыгарыла торган елга комы, вак таш кебек материалларга бәя арту, илдәге икътисади вазгыятькә нигезләнмәгән.

Бу вазгыять вакытлыча, чөнки кыйбатланган чималга ихтыяҗ булмау җитештерүчеләрне бәяләрне төшерергә мәҗбүр итәчәк, диде Насыйров.

Әлегә катлаулы инженерлык системаларын һәм инфраструктураны монтажлаганда кулланыла торган югары технологияле җиһазлар сатып алу мәсьәләсе ачык кала. Кайбер позицияләр чит илләрдә җитештерелә. Хәзер, Насыйров сүзләренчә, Россия белән дустанә илләрдән альтернатив тәэмин итүчеләрне эзләү буенча актив эш алып барыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Насыйров бүгенге матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Татарстанда 141 мәгариф объекты һәм 23 спорт объекты капиталь ремонтланачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tozeles-materiallaryn-itesterucelar-bayane-tosererga-mabur-bulacak-5853189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X