Татарстанда урып-җыюга керештеләр
Республика районнарында иген һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын җыеп алу эшләре башланды. Быел Татарстанда барлыгы 1 миллион 168 мең гектар мәйдандагы бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу планлаштырыла.
Татарстанның берничә муниципаль районында урып-җыю кампаниясенә старт бирелде. Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнарында көзге бодайны җыя башладылар. Моннан тыш, Аксубай һәм Балык Бистәсе районнарында көзге рапс уңышын урып алу бара, ә Чистай районында иртә бәрәңге җыю эшләре башланды. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Агымдагы елда республикада бөртекле һәм кузаклы культураларның урып-җыю мәйданы 1 миллион 168 мең гектар тәшкил итә. Шуның 730 мең гектары – язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар. Шулай ук 53 мең гектарда шикәр чөгендере, 669 мең гектарда майлы культуралар үстерелгән. Бәрәңге һәм яшелчә культуралары мәйданы 6823 гектарны били.
Урып-җыю чорында эшләрне нәтиҗәле оештыру мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә кала. 22–29 июль көннәрендә Чистай, Тукай, Менделеевск һәм Буа районнарында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмәләре үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев