erid:2VtzquqpS7d
Әтәч өчен күршесен судка биргән
Яңалыклар

Әтәч өчен күршесен судка биргән

Бер елны ике күрше арасында барган низагны  тикшерергә туры килде. Берсенең әтәче югалгач хәлләр тагын да кискенләшә: “Син генә суеп ашадың!” – ди әтәче югалганы.

 

 

Кыш буе кычкырыша, талаша болар.

Карлар эрегәч әтәче югалган күрше капка төбендә өелгән бүрәнәләрне сүтә. Һәм шунда... мәрхүм әтәчнең үле гәүдәсе килеп чыга. Гафу үтенеп, килешеп кенә китәсе, югыйсә. Юк, инде гаепсезгә гаепләнгән күрше теге күршесен судка бирә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев