erid:2VtzquqpS7d
Тикшерү комитеты: Казанда мәктәптә укучы 15 яшьлек кызны подъездда көчләгәннәр
Яңалыклар

Тикшерү комитеты: Казанда мәктәптә укучы 15 яшьлек кызны подъездда көчләгәннәр

Татарстанда 15 яшьлек кызны көчләүдә шик белдерелгән 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Аңа карата «көчләү» һәм «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда сөйләде.

 

Тикшерүчеләр фаразларынча, алдагы көнне егет үзенә кунакка 15 яшьлек кызны чакырган һәм аны йортның подъездында көчләгән. Шулай ук ул кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган.

Мәктәптә укучы кыз бу хәлләрне ата-анасына сөйләгән, алар полициягә мөрәҗәгать иткән. Егетне тоткарлаганнар. Якын арада аңа чик кую чарасы сайланачак.

Казанда 15 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче затның тоткарлануы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tikseru-komitety-kazanda-maktapta-ukucy-15-yaslek-kyzny-podezdda-koclagannar-5853010

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев