erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайлау көннәрендә мәгариф оешмаларының ничек эшләячәген аңлатты

18–19 сентябрь: сайлауга бәйле рәвештә уку-укыту процесы үзгәрә

18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү үткәрелүгә бәйле рәвештә Татарстан мәктәпләренең белем бирү процессына үзгәрешләр кертелде, анда сайлау комиссияләре урнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте.

«Укучылар өчен уку процессы альтернатив форматларда оештырылачак: музейларда дәресләр; ачык һавада дәресләр һәм чаралар; ресурс үзәкләрендә эш; урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре лабораторияләрендә дәресләр; профильле предприятиеләргә экскурсияләр; һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар», – диелә хәбәрдә.

Сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары тавыш бирү көннәрендә эшләмәячәк. Бу көннәрдә күрше мәктәпкәчә учреждениеләрдә балалар өчен дежур төркемнәр оештырыла. Ата-аналарга балалар бакчасының эш режимы турындагы мәгълүматны администрациядә алдан ук ачыкларга тәкъдим ителде. ТУЛЫРАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев