ТР Премьер-министры ярдәмчесе Ренат Тимерҗанов 72нче яшендә вафат булды
Аның белән хушлашу чарасы 10 май көнне узачак.
Татарстанның эчке эшләр органнарында һәм дәүләт хезмәтендә озак еллар эшләгән Ренат Заки улы Тимерҗанов 72 нче яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу чарасы 10 май көнне узачак. Матәм мәрасименең төгәл урыны һәм вакыты турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Ренат Тимерҗанов республикада хокук саклау системасын үстерүгә һәм дәүләт идарәсе өлкәсенә зур өлеш керткән шәхес буларак билгеле иде. Ул төрле елларда Татарстан эчке эшләр министры урынбасары вазифасын башкарды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор булып хезмәт итте.
Соңгы елларда Ренат Заки улы Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе вазифасында эшләде. Әлеге юнәлештә ул махсус хәрби операция зонасындагы Татарстан бүлекчәләренең эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев