erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Түбән Камада дрон һөҗүменнән соң 12 кеше зыян күргән

Түбән Камада булган дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше зыян күргән. Табиблар аларның сәламәтлек торышын даими күзәтүдә тота.

 

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә берничә кеше зыян күргән. Хәзер аларга медицина ярдәме күрсәтелә, табиблар сәламәтлек торышын контрольдә тота.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөҗүм нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тиз арада бетерү бурычын куйды. Ул зыян күргән кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү мәсьәләсен дә контрольдә тота.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күргән объектларны карап чыккан. Шәһәр хезмәтләре хәзерге вакытта вакыйга нәтиҗәләрен бетерү һәм шәһәр инфраструктурасының эшен торгызу буенча эш алып бара.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев