erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Украинада махсус хәрби операция вакытында Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган

Украинада махсус хәрби операция вакытында Баулы егете, кече сержант Станислав Герасимов һәлак булган. Бу хакта Баулы районының башкарма комитеты җитәкчесе башлыгы Ильяс Гозәеров якташларының кайгысын уртаклашуын белдерде.

«Кадерле баулылылар! Кайгылы хәбәр. Якташыбыз, контракт буенча хезмәт итүче кече сержант Станислав Герасимов махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Күңеле кушуы буенча Станислав тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте.

Барлык баулылылар исеменнән Станиславның әнисе Любовь Александровнаның, тормыш иптәше Евгения Олеговнаның, улының, бертуганнары Денис һәм Вадимның авыр кайгысын уртаклашам. Йөрәк сыкрый. Якташыбызның туганнарына, якыннарына, дуслары һәм хезмәттәшләренә Ходай сабырлык бирсен», – дип язган ул Инстаграмдагы сәхифәсендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Станислав Герасимов – тумышы белән Баулы районының Потап Томбарлы авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, егет хәрби хезмәт узган, аннары Самара өлкәсенең Тольятти шәһәренә күченгән. Станислав 21208нче хәрби частьта, 3нче батальонның 3нче бригадасында хезмәт иткән. 28 яшендә гомере өзелгән Станиславның тормыш иптәше һәм 4 яшьлек улы калган.

https://vatantat.ru/2022/03/76144/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X