Реклама
2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 4,2 мең гектарда урманнар торгызылды
Моннан тыш, республикада урман торгызу өчен 40,2 тонна урман орлыгы запасы тупланган.
Ведомствода шулай ук узган ел урманнарны торгызу һәм янгыннардан саклау максатларында 112,4 млн сумга 549 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алынган, диделәр.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды. «Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрануы дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флора һәм фаунасын саклауга юнәлдерелгән.
https://tatar-inform.tatar/news/2021-elda-tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-42-men-gektar-maidanda-urmannar-torgyzyldy-5853171
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз