erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вузларга укырга кергәндә, йөз балл җыючылар 100 мең сум стипендия алачак

Башкортстанда бердәм дәүләт имтиханнарының йомгаклары 8 июльдә билгеле була

Бүгенгә Башкортстанда дүрт укучы ике һәм аннан күбрәк фәннәрдән 100 балл җыя алган, 89ы эшләрен йөз баллга язган, дип хәбәр итә республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров йөз балл алганнар республиканың югары уку йортларына кергән очракта, министрлыкка аларны бүләкләү мәсьәләсен карарга кушкан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Сәләтле яшьләрне үзебездә калдырырга кирәк, — дигән республика җитәкчесе. – Матди яктан бүләкләү системасы турында уйлагыз. Бу 100 мең сумнан торучы өстәмә еллык грант булырга мөмкин. Акчаны исәпләрбез, бәлки, күбрәк тә бирербез».
Ул мәсьәләне озакка сузмаска кушты, чөнки илнең башка университетлары шундый абитуриентларны «аулый башлаган».

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yz-ball-yyuchylar-vuzlarga-ukyrga-kergnd-100-me-sum-stipendiya-alyrga-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X