erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңгырсыз эсселек тагын күпме дәвам итәчәк: гөмбә, бал, көзге уңышка синоптик фаразы ("Интертат", Наталья Рыбакова)

Татарстанда аномаль эсселек аркасында урманнарга керүне тыйдылар. «Татар-информ» эсселекнең күпме дәвам итүе, аның һава һәм сулыкларга нинди йогынты ясавы турында белгечләрдән белеште.

.

Татарстанда кабат урманнарга керергә ярамый

Эссе һава торышы аркасында республика урманнарына керүне чикләү киләсе өч атнага кертелде. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татар-информ»га шулай дип белдерделәр. «Карарны ТР Министрлар Кабинеты имзалады, һәм ул хокукый мәгълүматның Республика порталында урнаштырылачак. Мондый чикләү җәйгә икенче тапкыр кертелә. Беренче чикләү 8 июльдә 21 календарь көнгә игълан ителгән иде», –  дип белдерделәр министрлыкта.

Республика хөкүмәте карары нигезендә, чикләүләр 9 августтан Әлмәт, Арча, Баулы, Болгар, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Идел буе һәм башка урманчылыклар территориясендә кертелде. Тыю вакыты 21 көнгә билгеләнгән, әмма кирәк булганда озайтылырга мөмкин.

«Августта температура нормадан 3-5 градуска югарырак»

Татарстанда августның беренче, аномаль эссе декадасы тәмамлана. Аның уртача температурасы 23,6 градус тәшкил итте, бу июль күрсәткечләренә тиң. Норма буенча хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура 18-19 градус тирәсендә булырга тиеш. Ә ни өчен шулай эссе соң?

«Бу Европа, Россиянең Европа һәм Азия өлешләренең бөтен территориясен Атлантик океаннан килгән зур антициклон каплап алуы белән аңлатыла. Ул гаять зур, киң, бөркеп алган антициклон. Шактый югары атмосфера басымы да шуның белән бәйле. Ул озак вакытлар үзгәрми, шуңа күрә бик эссе һава торышы күзәтелә, болытлар аз, кояш каты кыздыра. Болар барысы да климатик нормадан 3-5 градуска югарырак температурага сәбәпче», – дип аңлатты профессор, КФУның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Антициклонда явым-төшем булмый, шуңа күрә август башыннан Татарстан башкаласында яңгырлар күзәтелмәде. Соңгы яңгырлар безнең шәһәрдә 27 июльдә явып үтте. Җәй азагындагы айда Казанда уртача айлык явым-төшем нормасы 60 мм тәшкил итә, ә уртача айлык температура – 17,5 градус. А0бсолют температура рекордлары әлегә булмады.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/esselar-tagyn-ber-ai-bue-surelmaska-momkin-gomba-bal-kozge-unyska-faraz-5854519

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X