erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгында 37 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек кызы һәлак булган

Яр Чаллыда дачадагы янгын вакытында ир-ат һәм аның 12 яшьлек кызы һәлак булган.

29 июнь көнне төнлә Чаллыдагы "Энергетик" бакчачылык ширкәтендәге янгын вакытында 37 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек кызы һәлак булган. 7 яшьлек кыз төрле дәрәҗәдәге пешүләр белән хастаханәгә озатылган, ул янган йорттан йөгереп чыгарга өлгергән.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, «Энергетик» бакчачылык ширкәтендәге  Подгорная урамында янгын чыгуы турындагы хәбәр 29 июньдә төнлә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр 10 минуттан соң килеп җиткән. Бу вакытта дөрләп янган ут бакча йорты буларак кулланылучы «эшчеләр вагоны"н (бытовка) тулысынча камап алган.  

Ачыкланганча, өйдә әтиләре белән бергә аның ике кызы куна калган. 2014 елда туган кечкенә кыз янгыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алган, аны  15% пешү белән хастаханәгә озатканнар.
Янгынның мәйданы 24 квадрат метр тәшкил иткән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны егерме минут эчендә сүндерә. Кисәүләрне аралаган вакытта 1984 елгы ир-ат, шулай ук 2009 елгы кызның мәетләрен табып алалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-yangynda-37-yashlek-ir-at-m-any-12-yashlek-kyzy-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X