erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Җырчы Элвин Грей кыяфәтен үзгәрткән

Җырчының концертларында җанатарларны гаҗәпләндерерлек нинди яңалыклар булачак соң?

Артист яңа төсмер алган шоу күрсәтеп калмыйча, ә имиджы белән дә шаккаттырачак. Элвин Грей яңа имиджын күрсәтеп социаль челтәрләрдә фотосын куйган. Аны күпләр рус эстрадасы җырчысы, патриотик рухтагы җырлар белән тамашачы күңелен яулап алган "Шаман" белән тиңлиләр. 

Сүз уңаеннан, җырчы Чаллыда 2 апрельдә тагын чыгыш ясаячак, ул элиталы Белоус бистәсе янындагы бакча җәмгыятендә ябык кичәдә хедлайнер булачак. 
Чаллыдан соң Элвин Грей үзенең гастроль турын Самара, Тольятти, Оренбургта дәвам итәчәк. Беренче яртыеллыкта ул 12 шәһәрдә булырга планлаштыра.

Фото: https://vk.com/elvingrey

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев