erid:2VtzquqpS7d
Ызгыш вакытында хатынына пычак кадап үтергән
Яңалыклар

Ызгыш вакытында хатынына пычак кадап үтергән

59 яшьлек ир-атның ызгыш вакытында 68 яшьлек хатынына пычак белән кадап үтергән ("Ватаным Татарстан", Казан).

 

Пермь крае Чернушка поселыгында яшәүче кешене хатынын үтергән өчен катгый режимлы колониягә җибәрәләр. Ул аны корсагына пычак кадап үтерә.

Пермь крае буенча тикшерү комитетында 2021 елның апрелендә 59 яшьлек ир-атның ызгыш вакытында 68 яшьлек хатынына пычак белән кадап үтерүе дәлилләнә. Фаҗига Красноармейская урамында урнашкан йортның бер фатирында була. Җәрәхәтләрдән хатын шунда ук үлә.

Ирне 8,5 елга катгый режимлы колониягә җибәргәннәр.

Ватаным Татарстан

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев