erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Үз кулларың белән салган җылы ояң, бердәнбер сыеныр урының күз алдыңда янсын әле...»

Риваль һәм Зөбәйдә Ногмановлар — Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районыннан. Концыбыр (Конченбург) авылында өй салып чыга алар. Мунча керергә әзерләнеп йөргәндә, ут чыгып, ярты сәгать эчендә бернәрсәсез урамда калалар.

Гаилә «Татар-информ» хәбәрчесенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булулары хакында сөйләде.

Ногмановлар гаиләсе ике бала тәрбияләп үстерә. Өлкән кызлары Регина үз гаиләсе белән Төмән шәһәрендә тора, ике баласы бар. Зөбәйдә апаларның төпчек улы Рөстәм тугызынчы сыйныфта укый. Зөбәйдә апа авыл мәктәбе ашханәсендә пешекче булып эшләгән. Кызы сүзләренчә, әнисенең хезмәт хакы нибары 13 мең икән…


— Ул көнне әни энем белән өйдә калды, ә әти шәһәргә акча эшләргә чыгып киткән иде, — дип башлады сүзен Регина. — 17 апрельдә кичке алтыда әни мунчаның пичен кабызып җибәргән дә юшкәне ябып, чыгып киткән. Егерме минут үткәннән соң, әни ят тавыш ишетә. «Кибеп беткән утын янган тавышын хәтерләтте», — ди әни. Өйгә керә торган ике юл бар: төп керү ишеге һәм янкорма ишеге. Әни янкорма ишегеннән чыгып караса, мунчаның түбәсе эчке ягыннан янып ята икән!


Өйнең янганын күршеләр төшереп алган
Энем күршеләрне ярдәмгә чакырырга футболка киган килеш чыгып чапкан, әни мунча ишегалдына кермәкче булган. Караса, бөтен җиргә төтен таралган, ут инде мунчаның аскы ягына да төшә башлаган. Әни су шлангасын алырга өлгермәгән.

Ялкын мунчадан гаражга, гараждан өйгә күчкән. Әни янгынны сүндермәкче булган, мунча инде дөрләп янган. Ә өебез иске — агач йорт, шырпы сызган кебек янган да беткән.

Әнинең кан басымы күтәрелгән, ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатканнар. Йөрәгенә бәргән.

Энем сөйли: Әни «Өй янмый, янмый, миңа өйгә керергә кирәк, җибәрегез!» — дип кычкыра икән. Үз кулларың белән салган өең, җылы ояң, бердәнбер сыеныр урының күз алдыңда янсын әле!.. Сөйләве генә ансат, әни ул чакта өйне югалтканын кабул итәсе килмәгән. Без еш кына дөреслекне ахыргача кабул итеп бетерә алмыйбыз бит. Әнинең дә моңа ышанасы килмәгән. Мондый ситуациядә акылыңны да җуярсың, чын!

Хәзер шул мизгелләрне кабатлаттырып сорыйм әнидән, тик инде ул берни дә хәтерләми.

Менә шулай, мунча кереп, чистарынып, юынып, рәхәтләнеп бал белән чәй эчәрбез, аннан чип-чиста урын өстендә йокы туйганчы йокларбыз, дип хыялланган инде әни. Ул чакта урамда калам дип уйлыйсыңмыни? Ярты сәгать эчендә өебез көлгә әйләнде. Өебез, гаражыбыз, мунчабыз…

«Дәүләт 50 мең бирә, 42 меңне кире кайтарасы»
Күршеләр килгәч, утны өзгәннәр. Ут булмагач, скважинадан су чыгара алмаганнар.

Кызганыч, янгын сүндерүчеләрне тиз арада чакырткан булсалар да, алар 40-50 минуттан соң гына килеп җиткән. Район үзәгеннән безнең авылга кадәр 30 километр ара бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярдәмгә күршеләр килгән, өйдән әйберләрне чыгарырга булышканнар. Документлар, кулга ни эләгә, шуны тәрәзә аша ыргытканнар. Кулда документлар гына калды. Калган әйберләр янып бетте. Бакчабыз бар иде.

Яңа өй төзер өчен район җитәкчелеге илле мең акча бирде. Бирүен бирде, дәүләт пошлинасын да түләргә кирәк. Анысы 42 мең. Ягъни биргән акчаларын кире кайтарачакбыз булып чыга. Схемасы шундый — дәүләт 120 кубометр агач өчен делянка бирә, аны алыр өчен шул 42 меңне түләргә кирәк.


Янып беткән өй, мунча һәм сарай...
Әниләр хәзер күрше авылда фатир «снимать» итеп тора. Янган өебез янындагы участокта яңа өй торгызырга ниятлиләр. Өй төзелгән вакытта фатирда яшәп торачаклар инде.

«Тизрәк яңа йортны төзеп, аякка басасы иде»
Үзегез беләсез, авыл җирендә эш юк, әтине кая чакыралар, шунда эшли. Сезон булганда төзелеш эшләрендә катнаша, сезон булмаганда эшсез утыра. Сезонлы гына эше. Хәзерге вакытта Төмәнгә барып эшләп йөри.

Мунча һәм гараждан тыш, сараебыз да бар иде. Анда кайчандыр ат, сыер, үгез, тавыклар тота идек. Дуңгызлар алмакчы идек. Әмма керем булмаганлыктан, асрый алмадык.

Гаиләдә бер генә кеше рәсми төстә эшләгәч, тормыш итүе авыр. Энем Рөстәм яхшы билгеләргә укый, спорт белән шөгыльләнә, уку һәм спорт өлкәсендә уңышлары бар. Хәзер ул дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Энемнең чыгарылыш кичәсенә дә барасы бар, менә-менә акча җыеша башлаячаклар. Торыр ояң булганда ярар ла, әмма чит фатирда яшәп, ашарга да җиткереп бару кирәк бит әле.

Әтинең әнисе дә шул ук авылда тора, булдыра алганча аңа да ярдәм итәргә тырышабыз. Узган ел көз көне әнинең әтисе — дәү әти вафат булды, дәү әни генә калды. Дәү әни бездә 50 километр ераклыкта урнашкан Киндер авылында яши, шунлыктан, аңа еш барып йөри алмыйбыз, юл чыгымнары таләп ителә.

Шулай да, дөньяда игелекле кешеләр бар икән ул. Социаль челтәрләрдә ярдәм кирәк дип язгач, хәбәр әллә кайларга таралды. Бөтенләй бер белмәгән кешеләр яза, шалтырата башлады, бик күп киемнәр, савыт-саба һ.б. кирәк-ярак әйберләрен китерделәр, Аллаһка шөкер. Хәзер инде бер генә теләк — тизрәк яңа йортны төзеп, аякка басасы иде…


Ногмановлар гаиләсе
Ногмановлар гаиләсе архивыннан
«Интертат» укучылары арасында авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлекләре булганнар өчен Ногмановлар гаиләсенең Сбербанк картасын хәбәр итәбез:

5469 6700 1360 0724

Регина Ривалевна Т. Подробнее: https://intertat.ru/news/society/30-04-2021/z-kullary-bel-n-salgan-yly-oya-berd-nber-syenyr-uryny-k-z-aldy-da-yansyn-le-5821601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сезнен хэлегезне БИК яхшы анлыем,узем Дэ бу хэсрэтне теге Елены 17 июльдэ уздым Бернэсэсез калдык ике балам, оныгым пештэ Хэм узем.Яхшы кешелэр бетми ярдэм БИК куп ителэр.Биек Раббым ярдэм бирми калмый.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X