Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Замирә Рәҗәпова: «Макс белән талаштык, мин бик каты сүгендем... Әни шаккатты»

    Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова гаиләсе белән сүзгә килгән. Моңа Яңа ел алды фотосессиясе сәбәпче булган.

    «Фотосессия ясадык... Макс белән талаштык, Данил фотоларда гел артка карап төште, Аяз бөтенләй төшәргә теләмәде, мин бик каты сүгендем... Әни шаккатты. Тиздән, безнең бәхетле елмайган идеаль гаилә фотолары инстаграм челтәрендә», – дип киная белән шаярта Замирә фотолар белән уртаклашып.

     

     

    Реклама

    «Барлык гаиләдә дә шул ук хәл икән. Ир белән аерылыр дәрәҗәгә җитәсең, балалар 1 сәгать эчендә акылдан яздыра, әмма фотолар матур, идеаль була», дип комментарийлар язганнар укучылар бу фотолар астына.

    Фото: скриншот инстаграм

    Чыганак: matbugat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: