Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Аерым яшәүгә ни җитә? Бер кайнана борчуы

    Улыбыз өйләнәм дигәч, бик шатландык. Йөргән кызы да бик акыллы иде. Авыл кызы. Эшне дә белә, матур да сөйләшә, улыбызны яратканы күренеп тора.

      Туйдан соң үзләренә яшәр урын тапканчы дип, яшь гаиләне үзебездә калдырырга булдык. Фатирыбыз өч бүлмәле, сыярбыз әле, дидек. Олы улыбыздан башка кызыбыз да бар. Беразга гына дип яши башлаганнар иде, әле дә безнең белән яшиләр. Әйе, мин – ана, улым да үземнеке. Ләкин болай дәвам итсә, без бер-беребезгә дәшмәс хәлгә килербез. Соңгы сүзләрне әйтеп бетерүдән ничек тыелырга?
    Яшь гаилә фатир эзләргә ашыкмады. Башта эшләрен көйләп бетерсеннәр дип, борчымадык, көттек. Ләкин өч ай яшәгәннән соң да селкенмәде болар. Без үзебезчә якты йөз күрсәтергә тырыштык. Икесе дә иртән эшкә чыгып китәләр, кич кайталар. Ашарга әзерләү, өй җыештыру минем өстә. Үз өйләре түгел дип, киленгә өй дә җыештыртканым юк. Хәер, ул үзе дә ашкынып тормый. Әйтәм бит, өч айга бер тапкыр датузан сөрткәне булмады. Ашаганнан соң табак-савыт та юмый. Мин пешерәм, мин юам, мин җыештырам. Болар барыбер китәләр инде дип, сабыр иттем башта. Аннары әкренләп эш куша башладым. Киленгә ошамады. Эшләмәскә сәбәп таба, барасы җир бар дип, өйдән чыгып китә. Эшләгән эшен дә йөзен сытып кына башкара. Бүтән кушмасалар ярар иде дигән кебек. Ярты ел яшибез инде бергә. Улыма да әйткәли башладым. Киленнең бер дә эшлисе килми дип, җайлап кына әйтеп карадым беренчесендә. «Эшләргә вакыты да юк бит, әни, без көне буе эштә», – дип аклады ул аны. Әйе, эштә. Ләкин кайтып ашагач табак савытын гына юып куярга була бит инде. Бер көнне ашап китүгә икесенең генә тәлинкәләрен юып куйды да, аш бүлмәсеннән чыгып китте. Аның бу кыланмышы минем йөрәккә тиде. Ичмасам, бөтенләй юма инде, үзегезнекен генә ник аерасың, дип, артыннан чыгып әйттем.
    Күз тутырып иренә карады да, бүлмәсенә кереп китеп елады. Улым мине ачулана, әни, ник алай каты бәреләсез, ди. Бу каты бәрелү түгел әле, дим эчтән генә. 
    Шул көнне улымнан турысын сорарга туры килде. 
    – Кайчан үз почмагыгызны булдырасыз, улым? Үз көнегезне үзегез күрегез, барыбызга да шулай җайлырак булыр иде,  – дип әйттем. Бездән котыласыгыз киләмени, комачаулыйбызмыни, артык булдыкмыни, дип, кычкырырга тотынды. Имеш, килен аңа шулай дип әйткән булган инде, ул ышанмаган. Хәзер менә барысын да аңлаган. Кыскасы, килен миннән зарланып яшәгән инде моңа кадәр дә. Әниең мине яратмый, миңа бәйләнә, дип сөйләгән. Беренче сүз чыгуга ук улым миңа барысын берьюлы чыгарып салды. Ярар, иртәгә үк чыгып китәрбез, дип, ишеген ябып чыгып китте. 
    Ничек итсәм иттем, бу тавышка әтисен кыстырмадым. Ул дәшми сабыр итте. Ләкин шул көннән соң улым да сәбәп чыккан саен «безне монда күрергә теләмисез бит», «без артык кашык бит», дип, төрттереп торды, гел шул сөйләшүне искә төшерә башлады. Аннары инде әтисе белән талаштылар. Кызыбыз да араларына керде, ул безне яклады. Кызым күреп тора бит инде киленнең берни эшләмәгәнен. Әйе, мин кызымны да эшләтмим. Студент әле ул, укысын дип, эш белән укуыннан аермыйм. Ләкин ул безнең килен урынында булса, мин аның кирәген бирер идем. Килен булгач, йөгереп кенә йөри идек без. Эш кушканчы барысын да үзебез эшләп куя идек. Ә хәзер киленнәр безне хезмәтче урынына күрә. Ашарына да пешер, артыннан да җыештыр. Кибеткә кереп, ипи белән сөттән башка ризык та ала белми кебек. Мин кызымны эшләтмәсәм дә, шулай кирәген аңлатып үстерәм. Һичьюгы үз әнисе янында әзрәк иркәләнергә дә була ул, зыян юк. Килен исә улымны аңа каршы да котырта: үз кызыгызны белегез, ул да берни эшләми бит, дип, сеңлесен дә гаепли. 
    Бәлки, мин генә элеккечә фикер йөртәмдер, белмим. Хәзер киленнәрнең шулай яшәвенә сабыр итәсемени ул? Үзләре китәргә дә җыенмыйлар. Үзләре ашаган тагаракларын пычраталар. Болай итеп ничек бер фатирда яшәргә кирәк? Көн саен бер-беребезне күреп торабыз, ләкин хәзер утырып бергә ашаган да юк. Килен бөтенләй дәшми. Улым коры гына сөйләшә, гел үз бүлмәләрендә утыралар. Безне күрәселәре килмәсә, сөйләшергә телләре әйләнмәсә, үзләренә фатир алсыннар инде, үзләре аерым яшәсеннәр. Китмиләр дә, килешергә, дуслашырга да теләмиләр. Әйтсәм әйтим дип, турысын бәреп әйтим дә чыгып кына китсеннәр дип тә уйлыйм. Ләкин улыбыз берәү генә бит. 

    Земфира, Казан. 

    Реклама

    Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aerym-yashg-ni-it-ber-kaynana-borchuy

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: