erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ана карынында ук сынала ул сабый

Могҗиза белән генә исән кала ул! (Ирек Мәйданы)

Табиблар яңа туган баладан 1 кг нан артык авырлыктагы, 20 см лы яман шешны кисеп ала. Операция биш сәгать чамасы дәвам итә. Хәзер кечкенә Айнур Нәҗмиевның тормышына куркыныч янамый. Сабый туган ягына — Арча районы Сөрде авылына кайтып китә.
— Айнур — гаиләдә өченче балабыз, — дип сүз башлады Гөлүсә Нәҗмиева. Ирем Илфар белән ике кыз үстерәбез. Соңгы йөклелек чоры бик авыр узды. 12 нче атнада карынымдагы сабыемда яман шеш таптылар. Ә 16 нчы атнада ул тагын да ныграк үсә башлады. Эссе җәй уртасында безне Екатеринбургка операциягә җибәрделәр. Башта бик курыктык. Ирем авыр вакытта зур терәк булды. Операцияне уңышлы кичердек. Ләкин шуннан соң да шеш үсүен дәвам итте.
Айнур туу белән, Казанда Республика балалар клиник хастаханәсендә эшләүчеләр ашыгыч төстә консилиумга җыелды. Яман шешне үзебезнең табиблар кисеп алырга карар кылды. Аллага шөкер, барысы да уңышлы тәмамланды. Баштарак көн саен берничә система куйдылар. Улым үзен яхшы хис иткәч, өйгә чыгардылар. Хәзер баламны имезәм, сөт катнашмасы да бирәбез. Төннәрен әйбәт йоклый. Ходай гомерен биреп, башка авырмыйча, улыбызны исән-сау үстерергә язсын иде! Иртән һәм кичен шушы теләкне телибез.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_10031%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X