erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Баласын 100 меңгә сатарга җыенган хатын: «Ирем чүплектә калдыра аласың, диде»

Әле генә дөньяга килгән улын сатарга маташкан 26 яшьлек Казан хатыны киләсе ике айны тимер рәшәткә артында уздырачак. Мәскәүнең Лефортово суды шундый карар чыгарды ("Интертат",Казан).

 

 «Баланы хет чүплектә калдыра аласың»
Казанда яшәүче 26 яшьлек Эвелина Фадееваның Мәскәүдә яңа туган баласын сатарга маташуы турындагы шаккаттыргыч хәбәр алдагы көнне таралды. Мәскәүнең «Альтернатива» хәрәкәте волонтерлары алыш-бирешкә комачау итеп өлгергән. 

«Мин социаль челтәрдәге бер төркемдә пост күрдем, анда бер хатын баласын бирергә теләве турында язган иде. Октябрь аенда булды бу хәл. Мин аңа яздым, әмма җавап килмәде. Ул бары тик бер ай үткәч кенә баласын сатарга теләве турында язып җибәрде», — дип сөйләде волонтер Анна. 

Бу вакытта Фадееваның инде бәбиләр вакыты җитеп килә, ул баласын табарга җыена һәм туачак сабыена туры килгән яхшы гаилә эзли. Волонтер көмәнле хатынны бу адымыннан кире күндерергә тырыша, әмма тегесе ишетергә дә теләми. 

«Ул миңа үзенең кияүдә булуын, әмма йөкле икәнлеген белгәч, ире ташлап китүен сөйләде. Ир дигәне аңа баладан котылырга кушкан, хәтта чүплектә калдыра аласың, дип тә әйткән», — ди Анна. 

Сабыен 100 мең сумга бәяләгән
Ноябрь уртасында Фадеева Мәскәүгә килә. Волонтер белән очраша, хатынны кунакханәдә бүлмәгә урнаштыралар. Берничә көннән ул бала тудыру йортына ята, сабый 13 ноябрьдә дөньяга килә. 

«Без аралаша башлаганнан алып, баласы туганчы яхшылап уйларга вакыты күп булды аның. Әмма ул үз фикереннән кире кайтырга уйламады да», — ди Анна. 

Фадееваны бала тудыру йортыннан чыгаргач, ул волонтер белән янә элемтәгә керә һәм алыш-биреш турында килешә. Бу вакытта волонтер баласын сатарга җыенган ана турында полициягә хәбәр итеп өлгергән була инде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашкач, Фадеева баласын сатып алучыга тапшыра, расписка яза һәм 100 мең сумны ала. Әмма кунакханәдән китәргә өлгерми — аны Мәскәү полициясе хезмәткәрләре тоткарлый. Баланы опека хезмәтенә тапшыралар, волонтер әйтүенчә, нәнине сабыйлар йортына җибәргәннәр. Хәзерге вакытта аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. 


Баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә хәзер берни дә янамый
Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный
Шушы вакыйгадан соң Фадеевага карата «Ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган баланы сату» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Мәскәүнең Лефортово районы суды чикләү чарасын сайлады. 

«Тикшерү җинаять башкаруда шикләнелүче ханымны сак астына урнаштыруны сорады. Фадеева үзенең гаебен таныды. Суд аны тикшерү изоляторына җибәрде», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ”га судның матбугат хезмәтеннән. 

Изоляторда Фадеева киләсе елның 22 гыйнварына кадәр утырачак. Әгәр гаебе исбатланса, яңа туган баласын саткан өчен аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. 


Баланың әтисе: «Мин сабыйны алам, тәрбияләргә әзер»
Ләкин «Татарстан 24» сюжеты чыккач, сабыйның әтисе һәм әтисе ягыннан әбисе редакциягә шалтыраткан, әлеге вакыйганың үз версиясен сөйләгән.

Яшь әни баласын сатып йөргән чакта Казанда сабыйны һәм аның анасын ире һәм кайнанасы көтеп торган. Моңа кадәр бу хатын алар белән бер ел чамасы яшәгән.

«Аның планнары башка иде шул. Без кирәк булмадык, без хәерче идек. Аңа „күкләргә менәргә“ ярдәм итә алмадык», — ди баланың әбисе булырга мөмкин хатын Наталья Бобрышева.

Наталья сүзләренчә, 26 яшьлек хатын авыры җиде айлык булганда бу гаиләдән чыгып китә, ул сабыйның ноябрь азагында туасын хәбәр итә. Тулырак: https://intertat.ru/news/society/25-11-2021/balasyn-100-me-g-satarga-yengan-hatyn-irem-ch-plekt-kaldyra-alasy-dide-5843853

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X