erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Берсеннән бала таба... өченчесен ярата

Тупылдап торган малай тапты Зәбирә. Нарасый – тач әтисе иде: бераз кысынкырак күзләр, җәенке яңаклар, почык борын, кабарып торган йомшак иреннәр...

Һәм бу охшашлык сабый үскән саен артканнан-арта гына барды. Күрә иде моны авыл халкы, сизә иде баланың кемгә охшаганын...

...Зәбирә үскәндә башкалардан аерылып тормады. Матурлыгы да күзгә ташланмый, буй-сыны да егетләр кызыгырлык түгел, укуы да әллә ни булмады, дигәндәй. “Соры тычкан” диләр андыйлар хакында. Мәктәпне тәмамлаган елны ул укырга керә алмады: “Балларыгыз җитмәде”, – дип җавапладылар уку йортында. Әтисе, бәгырь, кызының күз яшьләренә буылып елаганын күргәч, бурычка акча җыеп, уку йортына кертә алырдай кешеләрен дә эзләп карады – барып чыкмады. И гарьләнде соң Зәбирә! Барлык сыйныфташлары калага укырга юл алганда ул әти-әнисе янында калды: текте-чикте, пешерде дигәндәй... Бары тик киләсе елны гына көллияткә укырга керә алды. Югары белем булмаса ни, аш-су остасы булырмын, дип фикер йөртте ул. Өстәвенә, күзе төшеп йөргән сыйныфташ егете дә калада укып йөри иде. Бер шәһәрдә булгач, юк-юкта да юлларыбыз кисешер әле, дип уйлады. 

Көллияттә укып йөри башлады Зәбирә, күңеле үсеп китте. Атна саен ялларда әти-әнисе янына кайта. Шулай берсендә авылдашы, шәһәрдә зур бер түрәне йөртә торган Салих абыйга утырып килде кыз. Абый дип... кырыкның өске ягына чыккан ир уртасы кеше иде ул. Серләре килеште юлдашларның, ахырдан, шылтыратышып торырбыз, дип шофер абыйсы кызның телефон номерын да алып калды. Икенче көнне үк шылтыратты Салих. Озакка сузып-нитеп йөрмәде хәйләкәр ир, Зәбирәне очрашуга чакырды. Матур, ялтыравык бүләкләргә алданган кыз эреп китте мондый игътибарга. Очрашулар даими кабатлана торды, Салихның тормыш иптәше, өч баласы да киртә була алмады. Ә озакламый Зәбирә Салих абыйсыннан авырга калды...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Радио аша танышып, артыннан йөргән егете дә бар иде Зәбирәнең. Ерак өлкәдән калага укырга дип килеп, шунда урнашып калган егетнең уйнап-шаярып кына булса да, кияүгә дә чакырганы бар кызны, ошатуы гамәлләреннән, күзләреннән күренеп тора. Чибәрлеккә чибәр дә түгел үзе, яратмый да Зәбирә Разилне, әмма Салихның баласы өчен әти роленә ярап куяр, дип уйлады ул. Зурламыйча гына, иң якын туганнарны гына чакырып туй иттеләр.

Зәбирәне яратса да, акылга зәгыйфь түгел иде Разил – хәйләне тиз аңлап алды. Әмма хатынның капкынына инде капкан иде... Разил әйберләрен җыйды да, араларны өзеп, Себергә эшкә китеп барды.

Дәвамы: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/bersennan-bala-taba-ocencesen-iarata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X