erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Бу хәл бөтен илне тетрәндерде

Дүрт кешелек гаиләне үтергәннәр

Красноярк төбәгендәге Канскида дүрт кешене үтерү буенча тикшерү эше тәмамланган

Канскида дүрт кешелек гаиләнең үтерелүен тикшерү тәмамланган. Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, җинаять эше шикләнелүченең үлеме сәбәпле туктатылган.
Канскиның Эйдеман урамындагы коточкыч фаҗига бөтен Красноярск төбәген тетрәндерде.

27 декабрь иртәсендә шул шәһәрдә яшәүче олы яшьтәге ханым оныкларын бакчага һәм мәктәпкә алып бару өчен кызының фатирына килә, ләкин аны беркем дә каршы алмаган...Фатирга кергәч ул якыннарының пычак белән кадалган үле гәүдәләренә тап була. 35 яшьлек Светлана, аның 38 яшьлек элекке ире Николай һәм аларның ике баласы: 7 яшьлек Маша һәм 11 яшьлек Миша кан эчендә ята.

Тикшерү килеп чыккан хәлнең төрле версияләрен карый. Әмма иң төбе калкып чыга- гаилә башлыгы үз гаиләсен пычак белән чәнчеп үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган. Бу әлеге коточкыч фаҗигане тикшерү барышында расланды. Николай кан коешка ныклап әзерләнгән, туристик пычак һәм хуҗалыкта кулланылучы ябыштыргыч лента сатып алган. Бу предметлар үтерү кораллары булган да инде. Светлана белән Николай ике елга якын аерым яшәгән. Гаилә башлыгы Цифрлы техникага хезмәт күрсәтүдә махсуслашкан эре компания вәкиле, ә хатыны балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Светлана иреннән ике ел элек үк качып киткән, ә 2022 елның гыйнварында рәсми рәвештә аерылышырга тиеш булган. Кеше алдында ягымлы һәм кайгыртучан әти булса да, өйдә хатынын һәм балаларын кыйнап яшәгән. Берничә ел дәвамында спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Полициядә Николайга карата гариза да булган, Светлана аны октябрьдә язган. Ул вакытта әзмәвердәй ир хатынын үтергәнче кыйнап ташлаган. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Светлана акчасына торт сатып алган, ә шул сумманы картасыннан алып акча сакланучы урынга куярга оныткан. Әнисен 11 яшьлек Миша коткарган - бала копилкасын ватып, әтисенә акчаларын сипкән, бары шул гына ул вакытта хатынның гомерен коткарып калган. Ул вакытта барлык материалларны судка тапшырганнар, ә Николайга 5 000 сум штраф салганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуннан соң хатынны яклар кеше табылмаган, күрәсең. Светлана балалары белән бергә качкан, кайда яшәвен яшергән, тик кечкенә шәһәрдә әллә каядыр качып булмый шул. Николай элекке хатынының кайда яшәвен белеп ала һәм фатирга килә. Имеш, татулашырга теләгән, "барысын да яңадан башларга" дип, хатыны һәм ике баласы белән күрешергә килгән. Ләкин аның башында бөтенләй башка уйлар бөтерелгән инде. Тикшерү мәгълүматлары буенча ул Светлананы бик нык көнләгән, һәм аның балалары башка ир-ат белән тәрбияләнергә тиеш түгел дип санаган. Шуңа күрә гаиләсендә яңа әти һәм ире барлыкка килмәсен өчен, Николай хатынын һәм балаларын үтерергә карар кылган. Ул өйгә аек хәлдә килә, Светланага һәм ике баласына пычак белән ташлана. Соңрак тикшерүчеләр аларның  мәетләрендә дистәләгән пычак кадаган эз таба. 35 яшьлек хатын һәм ике баласы санаулы вакыт эчендә вафат булган.

"КП-Красноярск" язуынча, Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Юлия Арбузова аңлатканча, ирнең гаиләсен үтерүе шаһитларның күрсәтмәләре, шулай ук суд экспертизалары нәтиҗәләре белән расланган. Җинаять эше шикләнелүченең үлеме белән бәйле рәвештә ябылган.

Тулырак

http:// http://agryz-rt.ru/news/faiga/bu-khl-bten-ilne-tetrnderde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X