erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Ирен, энекәшләрен югалткан Настя ничек чыдар» – трактор арбасына бәрелеп, өч егет үлгән (»Интертат», Гөлнар Гарифуллина)

Кичә төнге беренче яртыда Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылы янында трактор арбасына бәрелеп өч кеше үлгән, дигән коточкыч хәбәр килеп иреште. Калуковлар һәм Авдеевлар гаиләсендә матәм – кичә 25 һәм 17 яшьлек бертуган Влас һәм Альберт Авдеевларны җирләсәләр, бүген аларның җизнәсе, апаларының ире – 29 яшьлек Андрей Калуков та гүр иясе булды.

«Лада» автомобиле кырдан авыл хуҗалыгы продукциясе алып кайта торган трактор арбасына бәрелгән. Бәрелү шулкадәр каты булган ки, машина кузовының бер өлеше киселеп чыккан. Рульдә булган Андрей, пассажирлары Влас һәм Альбертның һәлакәт урынында ук гомерләре өзелгән. Аларның берсе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

Нурлат районының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Денис Агеев егетләрнең өчесе дә тумышы белән Аксубайдан булуын әйтте.

– Фаҗига Нурлат-Кузайкино автомобиль юлының 96-97 нче километрында булган. Тизлекне арттыру, алдагы транспорт белән ике арада дистанция калдырмау аркасында килеп чыккан, дип фаразлана. Трактор астына бик каты килеп кергәннәр.

Тракторның йөртүчесе – Нурлатның Фомкино авылыннан 1972 елгы ир-ат. Аның сүзләренә караганда, Киекле авылының «Южный» агрофирмасы сөтчелек комплексына кукуруз силосы илтүе булган. Хәрәкәт барышында арттан каты итеп килеп бәрелгәнен сизгән – менә аның комментарие шундый, – диде ЮХИДИ бүлеге башлыгы.

Андрей тормыш иптәше Анастасия һәм ике кечкенә баласы белән Нурлатта яшәгән. Нефть тармагы белән бәйле эштә эшләгән. Әти-әнисе – Аксубайның Сөнчәле авылыннан. Бүген аны авыл зиратына алып кайтып җирләгәннәр.

«Настя әни кебек иде аларга, үз тирәсендә генә йөртте, ничек чыдыйдыр – белмим...»

Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова кичә Калуковлар гаиләсендә булып, кайгыларын уртаклашкан.

– Бик зур фаҗига, без шок хәлендә, иртән ишеттем дә, әле һаман аңыма килә алмыйм. Аларның әбиләре – безнең күршеләр, Андрей инде безнең балалар белән кечкенәдән урамда чабып йөрде. Андрей гел исәнләшеп йөрде, ерактан ук дәшә иде, «ничек хәлләрегез, исәнлегегез» дип гел сорашты. Настясы да шундый ачык, гади. Настя – минем укучым, элек мәктәптә эшләгән идем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әниләре, әбиләре үлгәч, энекәшләренә әни урынына калды. Олы балалары быел мәктәпкә керде, кечесе – кызларына 5 яшь. Дус, тату гаилә иде алар. Бер-берсен яратулары күренеп тора иде. Балалары шулкадәр сөйкемле.

Андрей Настяның энекәшләре, сеңлесе белән дә бик яхшы мөгамәләдә булды, гел шушында барысы бергә кайтып, җәйләрне бергә үткәрәләр иде. Настя әни кебек иде аларга, үз тирәсендә генә йөртте, ничек чыдыйдыр – белмим... – диде авыл җирлеге башлыгы.

Аның сүзләренчә, егетләр барысы бергә Власның хатынының әти-әнисенә бәрәңге казышырга барган булган, тик алар өчен бу юл соңгысы булган.

– Үземнең кайнатам бүген иртән төшен сөйләп ята – Пионер һәм Сөнчәле арасында басу сөргәннәр дә, шунда туй бара икән, ди. Ә туйны «начарга» диләр бит. Шушы кайгыга булган икән ул төш. Яңгырга булсын, дип теләгән идек тә, яңгырга булмаган шул, – ди Ирина Крайнова.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/iren-ike-enekasen-yugaltkan-nastya-nicek-cydar-traktor-arbasyna-barelep-oc-eget-ulg-5855087

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X